Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кайбычта Корбан гаете көнне бәйрәм намазы сәгать ничәдә укылачак?

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Санаулы көннәрдән иң тирән тарихлы бәйрәмебез- Корбан бәйрәменә ирешәбез. Безгә бу бәйрәм бик күп пәйгамбәрләрнең бабасы булган Ибраһим гәләйһис-сәләмнән мирас булып калган. Бу бөек бер бәйрәм, чөнки миллиардтан артык мөселманнар, мәчетләргә җыелып, вәгазьләр тыңлый, тәкъбирләр әйтә, корбаннар чала, хаҗиларыбыз хаҗ кыла. Аллаһы Тәгалә бәйрәм көннәребездә барыбызга да...

Әлеге олуг көннәрдә нинди изге гамәлләр кылыр­га була соң? Әлбәттә, мөмкинлеге булган кешеләр корбан чала. Аның белән гаиләләренә, туганнарына тирә-күршеләренә хөрмәт күрсәтеп, әҗерле булалар. Изге гамәлләр аның белән генә чикләнми. Хаҗиларыбыз Гарәфә тавында дога кылып торганда, без дә 11 сентябрь көнне өйләребездә уразага кереп,­гөнаһларыбыздан тәүбә итеп тора алабыз. Бәйрәм көнне тәкъбирләр әйтеп, мәчетләргә барып, Гает намазында катнашып, олы әҗерләр ала алабыз. Быел безнең бәйрәм 12 сентябрь көнне иртәнге 5:45 сәгатьтә укыла. Әмма бу бәйрәмгә бару өчен өйләребездән иртәнге 5:00 чыгып, тәкъбир әйтүчеләргә кушылыр­га кирәк. Районыбызның барлык авылларында да шундый тәртип булачак. Бәйрәм көнендә әти-әни­еңне­, әби-бабаларыңны, гаиләңне, туганнарыңны, дусларыңны бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр белән шатландыру да әҗерле гамәл. Корбан чалсаң, аның ите белән кешеләрне сыйлау савап булса, корбан чалмаган кешеләргә, чакырылган җиргә барып, корбан итен авыз итү дә әҗерле гамәл. Шуны да әйтәсе килә, чакырган җиргә бару савап, бармасаң, гөнаһы була. Гает көннәрендә бакыйлыкка күчкән әти-әни­ләребез, әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз өчен дога кылып кайту да әҗерле гамәл. Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәрле шатлыклы бәйрәм көннәре насыйп әйләсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев