Казан имамы мөселман хатын-кызларына нинди төстәге кием кияргә ярамавын аңлатты
Мөселман хатын-кызларына кызыл төстәге кием кимәскә кирәк, чөнки ул игътибарны җәлеп итә.
Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Хатын-кызга килгәндә, аның киеме игътибарны җәлеп итмәскә тиеш. Пәйгамбәребез хатын-кызларга кызыл төстәге кием киюне тыйган. Кызыл төс шунда ук сизелә, барысы да аңа игътибар итә. Ә мөселман кызларының киеме аның силуэтына, киеменең төсенә беркемнең дә күзе төшми торган булырга тиеш», — диде Хәйруллин.
Ир-атлар турында сөйләгәндә, имам бу очракта тыелган төсләр юк, диде. Ләкин ул Пәйгамбәребезнең ак, кара һәм яшел төстәге кием кияргә яратуын искәртте.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев