Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Казан мәчетләрендә Ураза гаете чаралары 6:30 сәгатьтә башлана

Казанда җомга көнне, 20 мартта, мөселманнар өчен иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе — Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.

Шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укудан башлана, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов.

«Мәчетләр аша узучы җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак. Маршрутлар күрсәтелгән тулырак мәгълүмат соңрак шәһәр мэриясе порталында урнаштырылачак», — диде Сарманов.

Көннең икенче яртысында шәһәрдә ел саен уза торган «Рамазан-фест» бәйрәме узачак. Ул Иске Татар бистәсендә Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында 13.00 сәгатьтә башлана.

Чара программасында театральләштерелгән тамашалар, лекторийлар, ярминкә һәм фудкорт планлаштырылган. Балалар өчен мастер-класслар һәм актив уеннар оештырыла.

Сарманов сүзләренчә, шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре иминлек һәм җәмәгать тәртибе чараларын тәэмин итәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев