Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кече Кайбыч мәчетендә Корбан ашы үтте

Районыбыз авылларында Корбан ашлары дәвам итә.

Бүген Кече Кайбыч мәчетендә шундый мәҗлес үтте.

Авыл имамы Мәгъзүм Тимершин әйтүенчә, бәйрәм табынын әзерләүгә Гөлнара һәм Рамил Абдуллиннар, Гөлирә һәм Илдар Гашыйгуллиннар гаиләләре зур өлеш керткән. Мәчеткә җыелган сәдака акчалары да кулланылган.

Мәгъзүм хәзрәт мәчеткә ярдәм иткән авылдашларына, табын әзерләүдә катнашкан хатын-кызларга, даими ярдәмнәре өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район имам-мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинга, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллинага рәхмәтен җиткерде.
Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында динебезне хаклап, иман юлында булганнарның барысына да рәхмәтле булуын белдерде.

Гореф-гадәтләрне, йолаларны искә алып, табынга корбан ашы чыккач, ир-егетләр өч тапкыр тәкбир әйттеләр.
Мәҗлес барышында авыл тормышы турында сөйләшергә дә өлгерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев