Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Кеше корбанлыкны авыр мәшәкать буларак кабул итәргә түгел, ә рәхмәтле булып эшләргә тиеш

Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин корбан чалуның матди мөмкинлекләрдән чыгып башкарылырга тиешлеген дә ассызыклады.

«Ислам дине буенча, әгәр синең корбан чалу мөмкинлегең бар икән — чаласың, мөмкинлегең булмаса — чалмыйсың. Корбан бәйрәме көннәрендә җәмгыять икегә — корбан чалучыларга һәм чалмаучыларга бүленә. Корбан чалучыларның тагын бер бурычы бар — мохтаҗларга корбан ите тарату. Корбан чала алмаган кешеләр автомат рәвештә мохтаҗлар рәтенә керә һәм корбан чалган кешеләр аларга ит тарата.

Бу мәсьәләдә фанатизм булырга тиеш түгел. Булдыра аласың икән — рәхим ит, булдыра алмасаң — сиңа гөнаһ булмый. Корбан чалу мөмкинлеге булмаган кеше үзен гөнаһлы булдым, дип санарга тиеш түгел. Күпләр бурычка акча алып булса да корбан чалырга кирәк дип уйлый. Болай эшләргә ярамый.

Хәтта синең акчаң булып та, ул тормыш өчен күпкә мөһимрәк әйберләр өчен тәгаенләнгән икән, син аннан акча алып корбан чалырга тиеш дигән сүз түгел. Бу рухи эш һәм бөтен матди мөмкинлекләребезне исәпкә алып эшләнә. Кеше моны ниндидер салым кебек, авыр мәшәкать буларак кабул итәргә түгел, ә рәхмәтле булып эшләргә тиеш», — дип сөйләде хәзрәт.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев