Корбан бәйрәме якынлаша
Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә һәр барчабызга да иман-һидәят, саулык-сәламәтлек, ил-көннәребезгә тынычлык бирсә иде. Шушы изге көннәрдә кылган догаларыбыз, чалган корбаннарыбыз, биргән сәдакаларыбыз кабул булса иде. Быел мәчетләрдә Корбан бәйрәме уңаеннан намаз 27 майда чәршәмбе көнне иртәнге 04:00 сәгатьтә укыла. Корбан бәйрәменә тәкъбир әйтеп бару өчен 3:30 сәгатьтә җыелабыз.
26 май — Гарәфә көне. Бу көнне хаҗиларыбыз, көне буе Гарәфә тавында догалар кылып, тәүбә кыла. Безгә бу көнне ураза тотып, Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, әби-бабаларыбызның каберләрен зыярәт кылып, догалар кылу хәерле булачак. Ураза тотарга ниятләүчеләр өчен сәхәр — 01:20, ифтар 20:10 сәгатьтә тәмамлана.
Корбан бәйрәме — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны кичерә. Корбан бәйрәме безнең эрага кадәр берничә мең ел элек яшәгән Ибраһим гәләйһис-сәлам чорыннын килә: «Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин аны корбан итеп чалырга әзер», — дигән сүзләрен искә төшерәсем килә. Ләкин Аллаһы Тәгалә бәндәләрнең каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле пәйгамбәребезнең иманы ныклыгын күрсәткән.
«Йә Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал», — дип, аңа бер сарык җибәргән. Шул көннән башлап, дөньядагы барча мөселман халкы Корбан чала. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып, мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, туганнарыбыз, күршеләребезнең хәлләрен белешик.
Корбан чалуга карата халыкта еш кына сораулар туып тора. Төп ихтыяҗларын исәпкә алмаганда (мәсәлән, торак, кием, машина, өй җиһазлары), малы 53 мең сумга җиткән, мосафир булмаган мөселман кешегә корбан чалу мәҗбүридер. Аллаһның илчесе галәйһиссәлам: «Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын», — дип кисәткән. Корбан чалуны һәр кеше үзе үтәсә, әйбәтрәк. Әгәр төрле сәбәпләр аркасында кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка кешегә тапшыра ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, бу кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалуны үтәүченең: «Әй Аллаһ, бу корбанны фәлән улы фәләннән, яисә фәлән кызы фәләннән кабул ит», — «Бисмиллаһи-Аллаһу әкбәр» дип әйтүе кирәк. Өченчедән, ул кешегә чалына торган корбанның ите белән түләргә ярамый.
«Кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булып кала, ә корбан чалу йөкләмәсе аның өстеннән төшмәс». Шулай ук бу эшне караңгы төшкәч тә башкару киңәш ителми, чөнки шартлары үтәлеп бетмәскә мөмкин.
Корбанлык өчен пар тояклы — кәҗә, сарык, сыер кебек хайваннарны алу кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай ук түбәндәге кимчелеге булган хайваннарны чалырга ярамый: бер яки ике күзе дә сукыр, ике мөгезе дә төптән сынган, колагы, койрыгының яртысыннан артыгы киселгән, аксак булып аягында басып тора алмаса, тумыштан койрыксыз яки колаксыз, тешләренең күбесе коелган, чирле, имчәкләре бозылган булса аны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк: үгез яки сыерга — ике яшь, кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Куй сарыгы (бу бары куй сарыгына карый) бик зур һәм симез булып, бер яшьлекләреннән аерылмаса, алты айлыкларын да чалу ярый. Ә эре маллар бу кагыйдәгә карамый. Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер — җидешәр кеше өчен. Үзеңә генә яисә җидедән ким кеше саны булган бер төркемгә дә бер сыер чалу да дөрес. Әгәр араларыннан берсе корбан чалу нияте белән түгел, ә ите өчен генә катышса, һичберсенең өлеше корбаннан хисапланмас.
Корбанның итен өч кисәккә бүлеп, бер өлешен фәкыйрьләргә өләшү, икенче өлеше белән кунакларны хөрмәт кылу һәм өченче өлеше белән өйдәгеләрне хөрмәт кылу саваплы санала. Бай булмаган кешегә гаиләне генә хөрмәт кылу да дөрес. Тиресен сатып, акчасын сәдака итеп бирү фарыз. Аны сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту дөрес түгел. Әмма сатмыйча күн итеп яисә тун тегеп куллану дөрестер.
Дамир Гыйниятуллин,
район мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев