Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кошман авылы мәдрәсәсендә корбан ашы узды

Шушы авылда яшәүче Сәвия һәм Марат Садриевлар, корбан чалдырып, авылдашларын кунак итте.

Әлеге изге һәм саваплы мәҗлестә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, шушы авыл имамнары Фәрит Фәйзуллин, Ибраһим Сабиров та катнашты.

Аш үткәрү өчен тәм-томнар, продукция алу чыгымнарын да Садриевлар гаиләсе күтәргән. Мул табынны авыл җирлеге, китапханә мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән. Корбан ашына килүчеләр сый-нигъмәтләрдән авыз итеп, вәгазь тыңлап, дога кылып, үзара хәл-әхвәл сорашып, тагын бер кат күңелләрен сафландырдылар.

Сәвия һәм Марат Садриевларның чалдырган корбаннары, игелекле гамәлләре кабул булуын теләделәр, аларга рәхмәт әйттеләр. Соңыннан корбан ашыннан мәдрәсәдә дини белем алучы шәкертләр дә авыз итте.
Әлеге мәҗлестә Дамир хәзрәт Гыйниятуллин шушы авылда яшәүче Илфар Сафиуллинның Олы Урсак авылына имам итеп билгеләнүен хәбәр итте һәм аңа шул хакта шаһадәтнамә тапшырды, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев