Морза Бәрлебашы авылында ифтар мәҗлесе узды
Райондагы кечкенә авылларның берсе булган Морза Бәрлебашы авылында ифтар ашы узды.
Авыл халкының бердәмлеге, дус-тату яшәве ачык күренә бу мәҗлестә. Чөнки ифтар ашын бергәләп, уртак көч белән әзерлиләр. Авыл халкын нурлы Рамазан ае белән котларга район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина килде. Шушы авылда туып-үсеп, Ульянково авылында яшәүче Сәрия Габитова Коръән сүрәләрен аһәңле итеп укыды. Аның тормыш иптәше Наил Габитов шушы авыл халкына имам хезмәте күрсәтә, ул да догалары белән күңелләрне сафландырды. Мул табыннар артында узды ифтар ашы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев