Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Морза Бәрлебашында ифтар мәҗлесе үтте

Табигать кочагына сыенып утырган Морза Бәрлебашы авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Мәҗлес алдыннан авыл мәчетендә ахшам намазы укылды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.

Авылда кырыктан артык йортта кеше яшәсә дә, мәчеткә йөрергә кеше юк. Җомга намазына да бер-ике кеше генә килә. Ике кеше белән генә җомга намазы үткәреп булмый, кимендә дүрт - биш кеше кирәк, — диде авыл имамы Наил хәзрәт Габитов.

Кечкенә чагыннан дингә тартылган яшүсмер Айнур Баһавиев азан әйтте. Әтисе Ирек әйтүенчә, алар улы белән ике ел элек намазга басканнар, ураза да тоталар.

Альберт Илгизәрович мәчеткә газ кертеп, җылылык системасы булдыру кирәклеген, моңа ярдәм итәчәген әйтте.

Намаздан соң, авыл клубына ифтар ашына юл алдылар. Бу көнне шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин гаиләсе авыз ачтырды.

Авыл мулласы Наил хәзрәт Рамазан ае турында вәгазь сөйләде, Коръән сурәләре укыды. Альберт Рәхмәтуллин залда утыручыларны Рамазан ае белән котлады, ир-егетләрне мәчеткә йөрергә чакырды. Мул итеп табын әзерләп, авыл халкы өчен ифтар мәҗлесе үткәрүләре өчен Альбина һәм Рөстәм Хикмәтуллиннарга, табын әзерләүдә катнашкан хатын-кызларга олы рәхмәтен җиткереп, ифтарларының Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын, эшләрендә зур уңышлар теләде. Аның теләкләренә Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев