Мөхәммәд пәйгамбәребез тарихын кем яхшы белә? Район мөхтәсибәте «Кайбыч таңнары» газетасында шул исемдә бәйге игълан иткән иде.
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, әлеге бәйге газета укучыларыбызда кызыксыну уяткан. Анда өлкәннәр, урта яшьтәгеләрнең генә түгел, мәктәп яшендәге балаларның да актив катнашуын ул мөселман кардәшләребезнең динебез белән кызыксынуын, аларның иман юлында булуын күрсәтүен билгеләп үтте. Җавапларны, беренчеләрдән булып, Олы Кайбычтан Ислам Сабитов, Олы Урсактан Гөлчәчәк Сәлимова, Мөрәледән Азат Сираҗиев җибәргән. Бәйге җиңүчеләренә мөхтәсибәтнең Мактау кәгазе һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм тормышы турындагы бик эчтәлекле китап бүләк ителгән.
Нет комментариев