Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Олы Кайбыч авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте

Изге Рамазан ае дәвам итә.

Мөселманнар көтеп алган бу айда мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырыла. Бу — бик күркәм һәм саваплы гамәл.

Шундый мәҗлесләрнең чираттагысы пәнҗешәмбе көнне Олы Кайбыч мәчетендә булды. Табын тәмле ризыклардан сыгылып тора иде. Ифтар үткәрү чыгымнарын Федоровское авылында яшәүче Илгиз Хаффазов, аның улы Рөстәм гаиләсе күтәргән. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Илгиз Хаффазовичның бакыйлыкка күчкән әтисе Хаффаз, әнисе Мәмдүха, кызы Римма рухына багышлап, Коръән сүрәләре укыды. Әлеге ифтар ашы үткәрүләре өчен тирән рәхмәтләрен белдерде, укылган догаларының Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде.

Ифтар барышында Дамир хәзрәт Рамазан ае, ураза тоту, пәйгамбәребез тормышы турында вәгазьләр сөйләде. Соңыннан мөселман кардәшләребез тәравих намазында сафландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев