Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Олы Кайбыч авылы мәчетендә корбан ашы үтте

Корбан бәйрәме — ислам дөньясындагы иң олы, изге, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Корбан чалу Аллаһы Тәгаләгә якынаерга, Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә.

Бүген Олы Кайбыч мәчетендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм пенсия яшендәге Рузалит Сөнгатуллин гаиләләре корбан ашы мәҗлесе үткәрде. Табын артына башта ир-атларны сыйладылар. Безнең якларга Үзбәкстаннан М12 төзелешендә эшләүче Үзбәкстаннан килгән мөселман кардәшләребез дә корбан ашыннан авыз итте.

Мәҗлес алдыннан бергәләп җомга намазы укыдылар. Аннан соң мул итеп әзерләнгән табыннар артында урын алдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге зур бәйрәм белән котлады, җылы теләкләрен җиткерде. Корбан мәҗлесе район мөхтәсибе Дамир хәзрәтнең Коръән сурәләре укуыннан башланды.
Ир-атлар таралышкач, хатын-кызларны урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев