Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Олы Урсакта Корбан бәйрәме үтте

Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ”корбан” сүзе “нәрсәгә булса да якынаю” дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата.Соңгы елларда халыкның дин юлына басуы аеруча нык сизелә, бигрәк тә яшьләрнең дингә тартылуы тагын да шатлыклы,өметле хәл, билгеле. Авылыбызның мәчетле булуы да моңа зур этәргеч булып тора.

Шунысы куанычлы, хәзер аерым кешеләрнең, өйләрендә туган-тумачалары белән генә бәйрәм итмичә, изге Рамазан һәм Корбан айларында, бөтен авыл халкын берләштереп, мәҗлесләрне мәчетләрдә үткәрүләре күркәм гадәтләрнең берсенә әйләнде.
Авылдашларыбыз – ирле-хатынлы Муфазалов Газинур абый һәм Диләрә ханым, күп еллар элек вафат булган әти-әнисе Фәсхетдинов Вәгыйзь ага һәм Мәдинә апа рухына багышлап, ике корбан чалдырып, бик күркәм итеп мәҗлес үткәрделәр.Хәләл ризыклардан гына әзерләнгән мул табын артына – дүрт дистәдән артык авылдашыбыз җыелды.
Диләрә ханымның әтисе Вәгыйзь Фәсхетдин улы, әнисе Мәдинә Хәлил кызы бар гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган абруйлы укытучылар, авылыбызның хөрмәтле кешеләре иде.  Диләрә ханым үзе дә әти-әнисе юлын сайлаган, Казан шәһәрендә укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыкканан соң, тормыш иптәше Газинур абый белән төп нигезгә җан өреп, авылга кайтып төпләнәләр. Күпләп мал-туар асрау белән шөгыльләнүче тырыш кешеләр алар.
Мәҗлескә шулай ук Вәгыйзь ага белән Мәдинә апаның балалары, оныклары,туганнары да кайткан иде. Алар алты балага гомер бүләк иткәннәр.Үзләре дә хәзер дәү әти, дәү әни булып оныклар үстерәләр.
Авылыбыз мулласы Рәфыйк абый Закиров мәҗлесне вәгазь укудан башлап җибәрде. Аннан Коръән сүрәләре укып, вафат булганнар рухына дога кылды.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев шушы күркәм мәҗлесне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин соңгы арада авылларыбызда барган матур үзгәрешләр,төзелешләр хакында сөйләде.
Ризыкларны мәчетнең махсус аш-су бүлмәсендә авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләде. Аларның беренче генә аш-су әзерләве түгел, шуңа да чамасын,тәртибен белеп,тәмле ризыклар белән авылдашларны хөрмәт итеп сыйлыйлар.
Мәҗлестә булган һәркем оештыручыларга,табын әзерләүчеләргә рәхмәт әйтеп, бик кәнагать рәвештә өйләренә таралышты. Укыган Коръән сүрәләре,кылган догалар ияләренә барып ирешсә иде дә, барыбызның да күңелләренә илһам,җаннарыбызга имам ныклыгы бирсә иде, дигән теләктә калды алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев