Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Район башлыгы авылдашларын ифтар мәҗлесенә җыйды

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узган атнаның уртасында район үзәгендәге мәчеттә авыз ачтырган иде.

Бу юлы ул туган авылы Бәрлебашында ифтар ашы үткәрде. Тормыш иптәше Эльмира ханым, уллары Салават, Сәйдәш, кызы Зилә белән бергә авылдашларын изге гамәлләре белән сөендерделәр. Анда Альберт Илгизәровичның әти-әнисе белән бер елларда колхозда эшләгән өлкән буын вәкилләре дә, ураза тотучы урта яшьтәгеләр, яшьләр дә бар иде. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина Рәхмәтуллиннар гаиләсенә авыл халкы исеменнән тирән рәхмәтләрен белдерде. Чыннан да, бу гаиләдә гомер-гомергә дини кануннарны үтәп яшиләр. Гаилә башлыгы Илгизәр абый авыл мәчетендә дин әһеле иде. 

Альберт Рәхмәтуллин авылдашларына тоткан уразаларының кабул булуын, ил-көннәребезнең тыныч торуын, хәрби операция зонасындагы чолганышларга тизрәк нокта куелуын теләде. 

Авыл имамы Алмаз Низаметдинов вәгазьләрне, изге китабыбыздан сүрәләрне аһәңле итеп укыды. Бөтен уңайлыклары булган мәчеткә йөрүчеләрнең күбрәк булуын теләде. 

Безне шулай мул табыннар артына җыеп, авыз ачтырганы өчен авылдашыбызга мең рәхмәт. Авылыбыз өчен тырыша, халык өчен бөтен шартлар да тудырылган, — диде яше сиксәннән узган Рушания апа Әскәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев