Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин: “Гошер җыю быел 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халыктан җыелган бәрәңге, яшелчәләр Картлар йортына һәм Казандагы мәдрәсәләргә озатыла”

Татарстанда гошер сәдакасын җыеп, аны мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания башланып китте.

Бу елның 28 сентябре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республикада Гошер көне итеп игълан ителә. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына районнардагы үзәк мәчетләргә тапшырырга мөмкин. Мөселманнардан актив рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырыла. Шунысын билгеләп узарга кирәк: 2018 елда республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.
Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Әй, мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия җыелмалары республика мөселманнары тормышына кайта башлады. Районыбыздагы татар авылларында гошер сәдәкасын җыюны имамнарыбыз оештырып килә.
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, районда гошер җыю быел 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “26 сентябрь көнне җыелган бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар йортына, Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә озатабыз. Әлеге изге эштә катнашып килгән барлык мөселман кардәшләребезгә, Аллаһы Тәгалә үзләренә һәм балаларына тәүфыйк-хидәят, тәннәренә саулык-сәләмәтлек, малларына бәракәт насыйп әйләсә иде”, - диде Дамир хәзрәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев