Республика ифтары 13 мартта Казан Экспода узачак
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Казанда ифтарларны 49 мәчеттә үткәрәчәкләр. Ифтарда катнашырга теләүчеләр алдан языла ала.
2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана. Шуннан соң 20 мартта Татарстанда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр, бу көн республикада ял көне булачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев