Рөстәм хәзрәт Хәйруллин депрессиядәге мөселманнарга Коръән укырга киңәш итте
Мөселманнарга депрессия башланганда Коръән укырга яки тыңларга кирәк, чөнки ул күңелне тынычландыра.
Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Хәзер күп кенә кешеләр антидепрессантлар кулланырга мәҗбүр. Әмма проблема шунда ки, без күңел тынычлыгын анда эзләмибез. Күңел тынычлыгын Коръән укудан, Аллаһы Тәгаләне искә алудан эзләргә кирәк. Һәм менә шул вакытта күңелебез тынычланачак һәм бернинди депрессия дә булмаячак», — диде имам.
Аның сүзләренчә, әгәр кеше Коръәнне төп нөсхәдә укый белми икән, ул аудиоязма кабызып, шуны тыңлый ала.
«Коръәнне төп нөсхәдә укый белмәүчеләр аны тыңлый ала. Хәзер өйдә, эштә, телефонда төрле чаралар бар бит, шулардан файдаланырга мөмкин», — дип өстәде хәзрәт.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев