Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Коръәннең кайсы сүрәсен уку шайтанны өйгә кертмәвен аңлатты

Өйләренә шайтан кермәвен теләгән мөселманнарга Коръәннең «Әл-Бакара» сүрәсен укырга яки тыңларга кирәк.

Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Безнең яраткан пәйгамбәребез (с. г. в. с.) әгәр берәр йортта „Әл-Бакара“ сүрәсен укыйлар икән, шайтан 40 йорт ераклыгында бу өйгә якын килмәячәк, дигән. Без яныбызда һәрвакыт шайтан булуын һәм күңелебез төшсен өчен безне котыртып торуын аңларга тиеш. Ул бездән китсен өчен „Әл-Бакара“ сүрәсен ешрак тыңларга кирәк», — дип аңлатты имам.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев