Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин корбанлык малның яшенә карата шәригать таләпләрен искә төшерде.
Аның сүзләренчә, корбанга чалына торган: сарык, тәкә яки кәҗәгә — кимендә 1 яшь, үгез яки танага — 2 яшь, дөягә 5 яшь булырга тиеш. Хәзрәт соңгы вакытта сатуда 6 айлык сарыкларның күбәюенә игътибар итте. Ул аңлатканча, мондый сарык корбанлыкка бары тик тышкы кыяфәте белән тулысынча бер яшьлек малдан аерылмаслык дәрәҗәдә зур булган очракта гына яраклы санала.
«Бу очракта да ул 6 айдан кечерәк булырга тиеш түгел», — дип билгеләде ул.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев