Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Шүширмәдә ифтар мәҗлесе узды

Шүширмә авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте.

Аны «Туган як — Агро» җәмгыяте җитәкчесе Альберт Хәялиев үткәрде.

Ифтар мәҗлесендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов та катнашты.

Авыл имамы Илсур хәзрәт Сафин Коръән сурәләре укыды, Рамазан ае, ураза тоту турында вәгазь сөйләде.

Рәмис Рафисович авыл халкын Рамазан ае белән котлады, ил-көннәребезнең тыныч, тоткан уразаларының кабул булуын теләде. Мәҗлесне оештырган Альберт Хәялиевка олы рәхмәтен җиткереп, эшләренең һәрчак уң булуын теләде.

Авыз ачканнан соң Рөстәм Җамалов азан әйтте. Мәҗлестә катнашучылар ахшам намазына сафландылар. Өстәлләр мул итеп әзерләнгән азык-төлек, тәм-томнан сыгылып тора иде.

Гөлсу Вәлиева пешергән тәмле бәлешне, юкаларны мактый-мактый ашадылар, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Соңыннан Илсур хәзрәт Сафин ифтар мәҗлесен үткәргән Альберт Хәялиевка, табын әзерләүдә катнашкан хатын-кызларга рәхмәт сүзләрен ирештереп дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев