Татарстан мөфтие Коръәндәге математик могҗизалар турында сөйләде
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Коръәннең «Әл-Кадр» сүрәсендә булган математик могҗизалар турында сөйләде.
«Бу сүрәдә 30 сүз, бу Коръәндәге җүзләр санына туры килә. Хәрефләр саны — 114, бу Коръәндәге сүрәләр санына туры килә», — дип язган Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында.
Ул бу сүрәдә «Кадр» сүзе бишенче, унынчы һәм уникенче сүзләр буларак телгә алынуын өстәгән. Бу саннарны кушсаң, суммада 27 килеп чыга, бу Кадер кичәсенең Рамазанның нәкъ менә 27 нче төненә туры килүенә ишарәли.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев