Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Барлык мөселман дөньясы, шул исәптән районыбыз мөселманнары бүген Ураза гаете бәйрәмен билгеләп үтә.

Иртән иртүк Олы Кайбыч мәчетендә дә халык бәйрәм намазына җыелды. Районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мәчеткә Гает намазына килүчеләрне Ураза бәйрәме белән котлады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. 

Бәйрәм намазы укыганнан соң, Дамир хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавын җиткерде, вәгазь сөйләде. Барлык мөселман кардәшләребезнең тоткан уразаларының кабул булуын, алга таба да сәламәтлектә, муллыкта озын гомер кичерүебезне теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев