Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Ветеринария берләшмәсе җитәкчелеге ифтар ашы үткәрде

Район ветеринария берләшмәсе коллективы бүген «Бәрәкәт» кафесына ифтар ашына җыелды.

Анда төрле елларда бу оешмада эшләп киткән хезмәттәшләрен, лаеклы ялдагы пенсионерларын да чакырганнар. Әмма төрле сәбәпләр белән барысы да килә алмаган иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу чарада муниципалитет башлыгы буларак кына түгел, ә үзе дә шушы оешмада башта ветеринария врачы, аннан соң ветеринария берләшмәсе начальнигы булып эшләгән җитәкче буларак та катнашты. Ул ифтар ашын үткәрүне биредә традициягә кертүләрен теләде.

Бүгенге көндә терлекчелек тармагындагы уңышларда ветеринария хезмәткәрләренең дә өлеше зур булуын билгеләп үтте, алга таба да эпизоотик хәлнең тотрыклы булып калуын теләде. 

Ветеринария берләшмәсе начальнигы Радик Сабирҗанов хезмәттәшләренә җылы теләкләрен җиткерде. Коллективта 18 хезмәткәр эшли. Ифтар табынында катнаша алмаучы башка милләт вәкилләренә дә хөрмәт күрсәтеп, һәрберсенә күчтәнәч әзерләгәннәр.

Шушы оешмада җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Шәрифулла Гатауллин Борындык авылыннан килгән.

-Мине шушы ифтар ашына чакыруларына рәхмәтем бик зур. Безнең өчен иң мөһиме — игътибар. Нинди генә бәйрәм булса да, кунакка чакырмыйча калганнары юк, – диде ул.

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллинның изге догалары белән башланып киткән ифтар мәҗлесе аның вәгазьләр, сурәләр укуы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев