Хәзрәт ураза өчен савабны икеләтә арттыру мөмкинлеге турында сөйләде
Мөселман кешесе ураза тоткан өчен савабын арттыра ала.
Бу хакта "Татар-информ«га Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Ураза вакытында иң игелекле гамәлләрнең берсе — кешеләрне ашату. Шуңа күрә һәркем Рамазан аенда якыннарын, дусларын, туганнарын өенә җыеп, ифтар уздырырга, аларны ашатырга, имам чакыртып вәгазь укытырга тырыша.
Күп кенә мәчетләрдә Рамазан аенда хәйрия ашлары уздырыла. Әгәр мөмкинлек бар икән, анда катнашырга һәм мохтаҗларны ашатырга кирәк.
Шулай ук ул Рамазан ае зәкят бирү өчен кулланылуын әйтте. Әгәр яшәр урыныбыз, ашар ризыгыбыз бар, бөтенесе дә җитәрлек икән һәм билгеле бер күләмдә акчабыз җыелса, без бу сумманың кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиешбез, ди ул.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев