29 августта Кайбычка кичке сабантуйга чакырабыз!
Быел да Кайбычта Республика көне уңаеннан зур бәйрәм тантанасы - кичке Сабантуй үткәрелә.
Бәйрәм 29 августта 17.00 сәгатьтә үзешчән сәнгать коллективлары һәм Казан артистлары чыгышы белән башланып китә. Кичке сәгать биштә балалар өчен аттракционнар эшли башлый, халык уеннары, спорт ярышларына старт бирелә. Бәйрәм бизәге - ат ярышлары 18.00 сәгатьтә башлана. Дискотека - 20.30 сәгатьтә.
Спортны кайсы авыл җирлегендә күбрәк яраталар икән? Республика көнендә авыл җирлекләреннән килгән командалар ярышында бу ачык күренәчәк. Команда составында: кул көрәштерү, таяк тарту, гер күтәрүдә берәр ир-егет һәм берәр хатын-кыз, аркан тартуда өч ир-егет катнаша. Гаилә эстафетасында (әти, әни һәм унөч яшькә кадәрге бала) спорт сөюче гаиләләр ачкланачак. Сәүдә оештырыла.
Татарстан халкы өчен кадерле булган Республика көнен бергәләп күңелле итеп үткәрик. Килегез, кызык булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев