Әниләр көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык аналарга котлау сүзләрен җиткерде.
— Кадерле хатын-кызлар, сөекле әниләребез, хөрмәтле әбиләребез! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән иң якты, иң җылы бәйрәм — Әниләр көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Җир йөзендәге иң матур, иң газиз сүз ул — әни. Нәкъ менә шул сүз белән телебез ачыла һәм ул дөньяның барлык телләрендә дә бердәй назлы, ягымлы яңгырый. Ана йөрәге — иң тугры һәм сизгер йөрәк, андагы мәхәббәт учагы беркайчан да сүнми-сүрелми. Тормышыбызның бәрәкәте, иминлеге һәм тынычлыгы әниләрнең хәер-догасына, аларның фатихасына бәйле. Газиз әниләребезгә карата хөрмәтебез, мәхәббәтебез һәм шәфкатебез никадәр тирән булса, яшәешебез дә шулкадәр яктырак һәм шатлыклырак булыр.
Язмыш сынаулары аркасында ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыендырган, аларга йөрәк җылысын һәм күркәм тәрбия биреп үстерүче районыбызның мәрхәмәтле әниләренә аерым рәхмәтемне һәм тирән ихтирамымны белдерәм.
Бүгенге көндә күпме әни Ватаныбызны якларга киткән газиз улын, тормыш иптәшен, оныгын сагынып һәм борчылып көтә. Чын ватанпәрвәр, кыю уллар тәрбияләгәнегез өчен сезнең алда баш иябез һәм чиксез горурланабыз. Ватан хакына куйган хезмәтегез, олы йөрәгегез, йортларыбызның яме һәм гаилә учагын саклавыгыз өчен мең рәхмәт сезгә! Дөньяны яктырак, мәрхәмәтлерәк итүче көч ул — бары тик сезнең мәхәббәтегез.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын, тормышыгыз бары тик сөенечле мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн куанычлы хәбәрләр алып килсен. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле озын гомер һәм чиксез бәхет телим!
Нет комментариев