Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Барыгызга да мең рәхмәт

Кадерле тормыш иптәшем Петр Калистратович Захаровны аяусыз үлем арабыздан мәңгелеккә алып китте.

 Әлеге рәхмәт хаты аша без район үзәк сырхауханәсең баш врачы Гөлнара Сафиуллинага, кадерле кешебезнең гомере өчен көрәшкән хирургия, реанимация бүлекләре табибларына, шәфкать туташларына, башка персоналга, авылыбыз фельдшеры Аида Андреевага ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Тик нишлисең, үлем көчлерәк булып чыкты шул. Тормыш иптәшемне җирләүдә катнашкан, авыр кайгыбызны уртаклашкан барлык туганнарга, дусларга, күршеләргә, авылдашларга, кода-кодагыйларга, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляковка, барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның игелекләре гамәл китабына савап булып язылсын. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын. 

Тирән хөрмәт белән:  тормыш иптәше Роза. Мәлки авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев