Бер гасыр элек Кошманда кирпеч сугу һәр гаилә өчен гадәти хезмәт булган
Хәбәрләр

Бер гасыр элек Кошманда кирпеч сугу һәр гаилә өчен гадәти хезмәт булган

Туган авылым Кошман урамнары буйлап атлыйм.

Аңа Казан ханлыгы чорында ук нигез салынган. Кошман –  һөнәрчеләр авылы булган. Ул сөннәтчеләр, кирпеч сугу осталары, итекчеләр, кәрҗин үрүчеләр белән дан тоткан.

Кошманга беренче булып килгән бабаларыбыз авыл урнашкан җирнең балчыгына игътибар иткән. Ул кирпеч сугу өчен яраклы була. Авылдашларым суккан кирпеч кызуга чыдам һәм сыйфатлы булуы белән дә дан тоткан. Кирпеч сугу өчен балчык алган урыннар Кошманда әле дә саклана. Бу җирләрне күптән инде үлән капласа да, чокырлары күмелмәгән. 

Авыл тарихын өйрәнүгә аеруча зур өлеш керткән кешеләрнең берсе – авылдашым – 74 яшьлек Салих Мотыйгуллин. Лаеклы ялга чыккач, ул туган авылының үткәне белән кызыксына башлый. Ул – үз куллары белән кирпеч суккан кеше. Салих абый бу хакта белгән мәгълүматлары турында бик теләп сөйләде. 

– Белүемчә, егерменче гасыр башында Түбән Кошманда 150 йорт саналган. Хәзерге кебек буш өйләр булмаган, һәрберсендә кеше яшәгән. Ир-ат булган һәм ат асраган барлык хуҗалыклар кирпеч җитештерү белән шөгыльләнгән. Ни өчен кирпеч сукканнар? Чөнки шактый зур авылның җире аз булган. Халык, тамагын туйдыру өчен, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Безнең авылда моның өчен кирәкле балчыгы да, комы да булган, – диде Салих абый. – Әнкәй ягыннан әбием Бибикамал 1906 елны Кошманга килен булып килгән. Аның "Ул чагында бөтен кеше кирпеч суга иде", – дип сөйләгәне истә калган. Игенчелектән файда күрмәгәннәр. Җир аз, ә уңыш түбән булган. Күпме кирпеч сукканнар, дисәк, минем санап караганым бар, әткәйләр үсмер чагында дүртәр баз белән кирпеч суга идек, дип сөйләде. Шушы дүрт базда алар бер сезонга 40ар мең кирпеч суккан. Бу бик күп саналган. Ул чагында бер йорт эшләү өчен ун мең данә кирпеч кирәк булган. Бу эштә кызлар да катнашкан. Алар унике яшьтән кирпеч суга башлаган. Кызларга, егетләргә, яшьләренә карап, һәр гаиләгә нормасы да куелган.

Әнкәйнең "Унике-унөч яшьлек чагымда 120ләп кирпеч суга идем",  – дип әйткәне бар. Тырышып эшләүчеләр аның зур  файдасын күргән. 1928 елны әткәйләр янган. Алар, кирпеч сугып сатып, өр-яңа калай түбәле зур гына йорт эшләгән. Олы абый, армиягә киткәнче, каршысына будильник куеп, бер минутка бер кирпеч суга иде. Бер сәгатькә 60 данә дигән сүз. Ләкин аны 12 сәгать болай эшләп булмый, чөнки балчыгын әзерләү процессы да бар. Ул катлаулы һәм шактый вакытны ала. Су сибеп җебетергә, ком белән бутап, яланаяк изәргә кирәк. Бу эшләрдә без дә катнаштык. Кирпечне сукканнан соң, аны киптерәләр, күчереп өяләр, 5-6 мең данәгә җиткәч, базда яндыралар. Аннары  саталар. Күрше-тирә авыллардан гына түгел, ераклардан, Чувашиядән дә киләләр иде. 
Авылдашым үзенең кирпеч сугу тәҗрибәсе белән дә бүлеште. 

– 1970 елда, техникумда укыганда, каникулга кайткач булды ул. Үзебезнең хуҗалык өчен мич чыгарырга кирәк иде. Өч мең данә кирпеч суктым, – дип дәвам итте Салих Мотыйгуллин. – Элеккеге корылмаларны сүткәндә, ул кирпечләр әле дә чыга. Аларның размеры хәзергеләреннән аерыла. Кирпеч сугучылар шулкадәр оста эшләде, бу тавыш ритмлы музыкага охшаш иде. 150 йортның кимендә йөзендә кирпеч сукканнардыр дип беләм мин. Бер хуҗалык 25 мең кирпеч сукса да, 100 йортка ике миллион ярым туры килә. Ябалак авылында элек кирпеч комбинаты бар иде бит. Шунда бухгалтер булып эшләгән Фәридә ападан бу оешманың күпме кирпеч сугуы турында сораганым булды. Ул җитештерү күп булган елларны ике миллионга җитүен әйтте. Димәк, кошманлылар комбинат дәрәҗәсендә эшләгән булып чыга. 1967 елны кирпеч җитештергән соңгы гаиләләр – Ярхәм Шиһапов, Әкрам Шәмсетдинов. Колхоз оешкач та, "нәрәт" белән кирпеч сукканнарын беләм мин. Анда хатын-кызлар эшкә йөри иде.  

Туган ягымның һөнәрчелек традицияләре бүгенге көндә авыл мәктәбендә –  "Балчык белән эш түгәрәге"ндә дәвам итә. Хезмәт һәм физкультура укытучысы Айдар Насретдинов укучыларны балчык белән эшләү серләренә өйрәтә. Чүлмәкләр, төрле савыт-саба һәм декоратив әйберләр ясау – балалар өчен кызыклы шөгыль генә түгел, ә ата-бабаларыбыздан калган һөнәр белән якыннан танышу мөмкинлеге дә. Мәктәптә укыганда мин үзем дә бу түгәрәктә шөгыльләндем. 
Кирпеч суккан бабаларыбыз эзеннән Кайбыч ягы музеена да килдем. Туган ягыбыз тарихын бик яхшы белүче музей директоры Илдар Шакиров бу хакта менә ниләр сөйләде:

– Безнең музейда кирпеч сугу формасы саклана. Ул бөтен хуҗалыкта да бертөрле булмаган. Төрле зурлыкта ясалган. Кошманлылар суккан кирпечне нигездә мич чыгару өчен кулланганнар. Унтугызынчы гасыр ахыры, егерменче гасыр башында һәрбер йортның күрке, аны җылытучы мич булган. Бүгенге көндә дә Кошман авылында кирпеч җитештерүнең эзләре бар. Кайбер хуҗалыкларның артында балчык алган чокырлар әле дә күмелмәгән. Кирпеч ясау өчен кулланылган материалларның калдыклары да очрый.

Туган авылым буйлап узганда, үлән баскан  чокырларга, борынгы кирпечләргә карап, шушы җирдә күпме бабаларыбызның тырыш хезмәте, маңгай тире ятуын аңлыйсың. Салих абый кебек авыл тарихын кадерләп саклаучылар, Айдар Насретдинов кебек һөнәр серләрен яшь буынга өйрәтүчеләр булганда, Кошманның һөнәрчелек мирасы онытылмас. Чөнки тарих китапларда гына түгел, ул туган җиребездә, өлкәннәр хәтерендә һәм яшь дәвамчыларда саклана.

Илнур Саттаров, 
Казан төзелеш көллияте
студенты


Нет комментариев