Бердәмлеккә ни җитә!
-
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән кайнар котлыйм. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа. Безнең һәрберебез үзенең киләчәген республика язмышы, үзе яши һәм эшли торган ил язмышы белән бәйли. Татулык һәм толерантлыкның рухи нигезен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген аңлап, без төрле милләтләрнең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга тиешбез. Татарстанның төп законы менә инде ике дистә ел буена республикабызда законлылыкның, хокук тәртибенең, гражданнар хокукларының ышанычлы гаранты булып тора.
Бәйрәмнәр уңаеннан барыгызга да сәламәтлек, үз көчеңә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев