Федоровское мәктәбендә «Дуслык чәчәге» фестивале узды
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбендә «Дуслык чәчәге» фестивале узды

Федоровское мәктәбендә «Дуслык чәчәге» кабат таҗларын ачты. Халыклар бердәмлеге символына әверелгән әлеге бәйрәм күптән инде матур традиция булып дәвам итә.

Михаил­ Серяков исемендәге XVII Милли мәдәниятләр фестивале укучыларны, укытучыларны, мәртәбәле кунакларны, шулай ук бу күркәм чарага нигез салган шәхеснең туганнарын һәм якыннарын бер мәйданга җыйды.

Мәктәп белән 36 ел дәвамында уңышлы җитәкчелек итеп, ике ел элек бакыйлыкка күчкән Михаил Серяков олы йөрәкле, балаларны һәм үз һөнәрен чын күңелдән яратучы кеше иде. Ул мәктәп бәйрәмен дуслык, үзара аңлашу һәм милли традицияләргә хөрмәт рухы белән сугарылган чын тантанага әйләндерә алды. Аның күпме көч һәм күңел җылысы салган эшен бүген хезмәттәшләре һәм укучылары дәвам итә.

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, Татарстан­ Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин бар иде. Алар, үз чыгышларында Михаил Серяковны җылы сүзләр белән искә алып, күркәм сыйфатларын, педагогик осталыгын һәм мәктәпкә тугрылыгын билгеләп үттеләр.

Михаил Серяковны районда­ гына түгел, республикада да  беләләр. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә Федоровское мәктәбендә бүген дә кадерләп сакланучы традицияләр дәвам итә. Аларның иң әһәмият­леләреннән берсе – "Дуслык чәчәге" фестивале.

Мәктәптә төрле милләт балалары белем ала. Михаил Александрович, аларны берләштереп, һәр халыкның мәдәниятенә хөрмәт һәм дуслык рухында тәрбияли алган. Фестивальне оештыру өчен Михаил Серяков вакытын да, көчен дә кызганмаган. Казанга барган, рес­публика театрлары артистлары белән сөйләшкән, укучылар өчен милли киемнәр алып кайткан. Аңа костюмнарны бик теләп, бушлай биргәннәр. Чөнки  директорның  ихласлыгы, мәктәп тормышын тагын да матуррак, кызыклырак­ итәргә омтылуы аларны битараф калдырмаган.

Бәйрәмгә  Михаил Се­ря­ковның гаиләсе –  тормыш иптәше Мария Васильевна, кызы Катерина Михайловна, туганнары һәм якыннары, шулай ук гомерләрен мәктәпкә багышлаган педагогик хезмәт ветераннары килгән иде.

Фестиваль Михаил Серяков турындагы видеоролик һәм "Без монда!" дигән җыр белән башланды. Алып баручылар – укытучы Кирилл Макаров һәм укучы  Рада Бутрова бәйрәмгә аерым бер җылылык өстәде. Кирилл Александрович  үзенең дә мәктәптә укыганда  шушы  фестивальдә катнашуын, ә бүген инде эстафетаны укучыларына тапшыруын билгеләп үтте. Шулай итеп, күп еллар элек салынган матур традиция яңа дәвамчыларын таба.

Мәктәп командаларының һәркайсы тамашачыларны төрле милләт вәкилләренең мәдәнияте белән таныштырды. "Алдынгылар"  хәрәкәте вәкилләре – Кавказ халкының, Кошман мәктәбе укучылары – керәшеннәрнең, Олы Подберезье мәктәбе – русларның, Мөрәле мәктәбе – чувашларның, Колаңгы мәктәбе – татарлар, ә бәйрәм хуҗалары – Федоровское мәктәбе укучылары башкорт халкының мәдәниятен күрсәтте.

Сәхнәдә төрле телдәге җырлар яңгырады, тамашачыларны милли ризык­лар белән таныштырдылар,  биюләр бәйрәмгә ямь өстәде. Һәр чыгыш үзенчәлекле, кабатланмас һәм истә калырлык булды.  

Фестивальнең йомгак­лау өлеше "Дуслык әйлән-бәйләне" исемле күмәк  флешмоб белән тәмамланды. Кулга-кул тотынышып, катнашучылар зур түгәрәккә бас­ты һәм дуслыкның милләт чикләрен белмәвен тагын бер кат раслады. Очрашу истәлеге итеп барысы бергә фотога да төште.

Серяковлар гаиләсе күчтәнәчләр белән килгән иде. Мәктәп директоры Константин Гущин исә фестивальдә катнашучыларга Россия халыкларының милли мәдәниятләре турындагы истәлек китапчыклары тапшырды. Аларны укытучы Александра Гущина үз куллары белән әзерләгән һәм туплаган.
Һәр бәйрәмнең үз тарихы була. "Дуслык чәчәге"неке исә аеруча үзенчәлекле. Бу – төрле милләт балаларын берләштерә алган, аларны бер-берсенең мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәткән шәхес тарихы. Михаил Александрович арабызда булмаса да, ул  чәчкән игелек орлык­лары бүген дә шытым бирә.

Федоровское мәктәбендә төрле халыкларның җыр­ла­ры яңгыраганда, балалар биегәндә, милли традицияләр кадерләп сак­ланганда, "Дуслык чәчәге" таҗларын һәрвакыт ачачак.

Ләйсән Саттарова әзерләде


Нет комментариев