Кайбычта барлык стилле каратэ буенча районара ярышлар үтте
Хәбәрләр

Кайбычта барлык стилле каратэ буенча районара ярышлар үтте

«Салават күпере» спорт комплексында каратэ буенча шәхси беренчелеккә районара ярышлар үтте.

Әлеге ярыш Ватанны саклаучылар елына һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелде. 

Кайбыч районының яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе белән берлектә үткәргән ярышта Казан, Чистай шәһәрләре, Кайбыч, Питрәч, Югары Ослан, бу районның Макыл авылы командалары катнашты. Ярышта 6 −18 яшькә кадәрге 100 дән артык спортчы көч сынашты. 

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР буенча Россия көрәшү осталыгы берлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков, Төньяк Кавказда, махсус хәрби операциядә хәрби бәрелешләр ветераны, Татарстан Республикасы ММА катнаш сугышчан көрәш федерациясе вице-президенты Максим Китанин, «Август-Кама Тамагы» җәмгыяте генераль директоры Александр Карасев катнашты. 

Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, ярышта катнашучылар алдында Гөлнара Хәялиева җитәкчелегендәге «Унике кыз» бию коллективы чыгыш ясады. 

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин командаларны, тренерларны сәламләде. 

— Барлык командаларны кунакчыл Кайбыч җирендә күрүемә бик шатмын. Каратэ буенча зона ярышлары үтәрү урыны итеп Кайбычны сайлавыгыз өчен рәхмәт, чөнки без спортны яратабыз, шуңа төрле дәрәҗәдәге ярышларны үзебездә кабул итәргә шатбыз, — диде Альберт Илгизәрович. — Бездә спортның төрле төрләре буенча бәйгеләр үткәрелеп тора. Барлык командаларга әлеге ярышларда катнашырга килгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Ярышларда катнашучы һәр спортчыга уңышлар телим. Шулай да, иң көчле спортчылар җиңүгә ирешер дип уйлыйм. Ярышларны ачык дип белдерәм. 

ТР буенча Россия көрәшү осталыгы берлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков та командаларга теләкләрен җиткерде. 

— Хәерле көн, спортның барлык стилле каратэ төрен сөючеләр! Барыгызны да бүгенге вакыйга белән тәбрик итәм. Сезнең барыгызга да Россия көрәшү осталыгы берлеге башкарма комитеты рәисе рәистәше, РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенконың сәламнәрен җиткерәм. Татарстанда көрәшү осталыгы берлеге үз эшен дәвам итә, төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрә, республикадан читтә үткәрелгән ярышларда безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясый. Республикабызның төрле районнарында шундый секцияләр эшләп килә. Нәкъ менә районнардан безнең чемпионнарыбыз үсеп чыга.

Чөнки көрәш һәрвакыт егетләрдә ватанпәрвәрлек, тәртип, хезмәт сөючәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны тәрбияли. Бу сыйфатлар илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләргә ярдәм итә. Бүгенге ярышларны үз җирләрендә кабул итүләре өчен Кайбыч районы җитәкчелегенә, җылы каршы алулары өчен спорт комплексы хуҗаларына рәхмәтлебез. Ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар телим, — диде ул. Шулай ук, ул районда спортның катнаш көрәш, каратэ төрен үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга ТР буенча Россия көрәшү осталыгы берлеге башкарма комитетының рәхмәт хатын тапшырды.

Кайбычта барлык стилле каратэ буенча тренер Иван Платцев спортның бу төрен районда үстерүгә мөмкинлек тудырганы өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, ярышларны оештыручы спорт мәктәбенә бүләген тапшырды, килгән командаларга олы рәхмәтен җиткерде, ярыш шартлары белән таныштырды. 

Җиде сәгатькә сузылган ярышның җиңүчеләренә, призерларына грамоталар, медальләр, статуэткалар тапшырылды. Кайбыч районы данын яклап чыгыш ясаучылардан 24 килограмм үлчәү авырлыгында Сөләйман Биккулов — 3 урын, 38 килограмм үлчәү авырлыгында Артем Сахарнов — 2 урын, 47 килограмм үлчәү авырлыгында Данияр Әбүзәров — 1 урын, 57 килограмм үлчәү авырлыгында Рәмзил Гарифуллин — 2 урын, 70 килограмм үлчәү авырлыгында Раян Җиһаншин 2 урынны яулады. 

Каратэ — чын ир-егетләр уены, диләр. Спортның барлык стилле каратэ төре белән кызлар да шөгыльләнүе, моңа каршы килә. Бу ярышта 28 килограмм үлчәү авырлыгында катнашкан Олы Кайбыч авылы кызы Рафаэлла Сабитова, 1 урынны яулап, бу төр спортның кызларга да кулай булуын раслады. Ул шулай ук, ел башында биредә үткәрелгән ярышта да беренчелекне яулаган иде. Спортның әлеге төре белән шөгыльләнүче барлык яшь каратэчыларга алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз.


Нет комментариев