Кайбычта гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр
Якынлашып килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгендәге кафеда тантана узды.
Гаилә коруларына быел 50, 55, 60 ел тулган парларны мул табыннар артында хөрмәтләделәр. Изге теләкләрен юллап, аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. Ул 50 елга якын Олы Урсак авылында үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче Наҗия һәм Рәхимулла Сафиуллиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Алардан бик күпкә яшь булган гаиләләр — Олы Кайбычтан Гөлсем һәм Фәнил Гарәфетдиновлар, Кошманнан Язгөл һәм Данис Фатыйховлар да тантананың хөрмәтле кунаклары булды. Гарәфетдиновлар гаиләләре, нәселләре белән «Тарихта без эзлебез» республика конкурсының зона турында җиңү яулап, Казанда үткән республика этабында катнаштылар.
Фатыйховлар да — актив гаилә. Алар «Нечкәбил» дип исемләнгән ана матурлыгы һәм гаилә конкурсының Кама Тамагында үткән зона турында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Альберт Рәхмәтуллин ике гаиләгә дә истәлекле бүләк тапшырып, рәхмәтен җиткерде.
Алып баручылар — ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева һәм район мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Зиядиева һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды. Аларның тормыш йомгагы әкрен генә сүтелә барды, матур мизгелләр презентациядәге фотоларда чагылды. «Дуслык» дуэты, Илгиз Борһанов, Рәйсә Бикмуллина, Анна Кучеева, Ләйсән Газизуллина һәм Рәдиф Өметбаев матур җырларын бүләк итте.
Гаҗәеп ямьле, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Кунаклар ныклы гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Мул табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев