Кайбычта исерек хәлдә руль артына утырган шоферны хөкем иттеләр
Хәбәрләр

Кайбычта исерек хәлдә руль артына утырган шоферны хөкем иттеләр

Юлларда фаҗигаләргә китергән транспорт һәлакәтләренә еш кына исерек хәлдә руль артына утыру сәбәпче була.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп максаты — юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм хокук бозуларны булдырмау. 

Судта техника белән салмыш хәлдә идарә итүгә бәйле чираттагы очрак каралды. Агымдагы елның 12 маенда Кайбыч районы буенча 1 нче суд участогы судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева Олы Кайбыч авылында яшәүче Б. Абдуллаевка карата административ эш карады. 

«ГАЗ 31105» машинасы белән идарә иткән Абдуллаевны бу елның 10 мартында 17.30 сәгать тирәсендә Кояшлы Бульварда автоинспектор Илфир Юсупов туктата. Документларын тикшергәндә, аннан спиртлы эчемлек исе аңкып торуын сизеп ала. Махсус прибор аның организмында 0,164 мг/л спирт барлыгын күрсәтә. Б. Абдуллаев моны, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, составында спирт булган дару кабул итү белән аңлатырга тырышса да, юлга чыгар алдыннан бер стакан сыра эчүен дә әйтә. Автоинспектор беркетмә төзи һәм аны техника белән идарә итүдән читләштерә. Тикшерү барышы тулысынча видеоязмага теркәлә. Абдуллаев медицина тикшерүе узудан баш тарта.

Б. Абдуллаев Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылу). Суд утырышында да гаебен танымый. Адвокаты да судьядан эшне туктатуны сорый. Гаепләнүче белән гражданлык никахында яшәүче Г. Шакированың күрсәтмәләре дә судта исәпкә алынмый. Барлык документларны һәм фактларны җентекләп тикшергәннән соң, суд Б. Абдуллаевны гаепле дип тапты. Карар нигезендә, кагыйдә бозучыга 45 мең сум күләмендә штраф салынды һәм ул 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Йөзләгән кешенең гомерен куркыныч астына куйганчы, кагыйдәләрне үтәү мең тапкыр хәерлерәк икәнен онытмаска кирәк.


Нет комментариев