27 февральдә Олы Кайбычтагы “Кайбыч” боз мәйданында, боз сарайлары булмаган районнарның 2006- 2007 елгы малайлары командалары арасында “Алтын алка” Бөтенроссия турнирының республика этабының беренче көне булды.
Бу көнне Кайбыч бозында Аксубай, Балтач, Кайбыч, Алексеевский районнары командалары үзара көч сынашты. Беренче уен Аксубай һәм Балтач районнары командалары арасында барды. Нәтиҗәдә балтачлылар 9: 4 исәбе белән җиңүгә иреште.
Икенче уенда Кайбыч һәм Алексеевский командалары үзара көч сынашты. Кайбычлылар Алексеевский командасын 7: 0 исәбе белән тармар итте.
28 февральдә турнирда беренче- икенче урыннар өчен Балтач – Кайбыч районнары, өченче урын өчен Аксубай һәм Алексеевский командалары арасында уеннар дәвам итәчәк.
Нет комментариев