Кайбыч районы башлыгы бүген “Алтын кырлар” агрофирмасы фермаларында булды
Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев белән берлектә “Алтын кырлар” агрофирмасының Багай, Арыслан, Колабирде авылларындагы фермаларда малларны кышлату барышы белән танышты.
Багай авылы фермасында аларны агрофирма директоры Эльвир Ямаев һәм терлекчелек белгечләре каршы алды. Аның әйтүенчә, Багай фермасында барлыгы 669 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 250 баш савым сыеры исәпләнә. Хәзерге вакытта биредә барлыгы 2712, бер сыерга бүлеп исәпләгәндә 10,8 килограмм сөт савыла. Терлекчеләр март аенда гына 41 баш бозау алырга өлгергәннәр.
Арыслан фермасында район башлыгын һәм аны озатып йөрүчеләрне управляющий Минхәлим Бикбов каршы алды. Аның сүзләренә караганда, биредә барлыгы 350 баш мөгезле эре терлек, шул исәптәп 238 баш савым сыеры бар. Биредә көненә барлыгы 2300 килограмм сөт савыла. Бер сыерга көнлек савым 10 килограммга туры килә. Минхәлим Бикбов әйтүенчә, биредә терлекчеләргә кытлык кичерәләр.
Колабирде авылында терлекчелек биналарында эш барышы белән ферма мөдире Владимир Никитин таныштырды. Монда барлыгы 308 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 200е савым сыерлары. Бүгенге көнгә 135 сыер савыла. Биредә көн саен барлыгы 1600әр килограмм сөт савылса, бер сыерга ул 11,5 килограмм тәшкил итә.
- Багай фермасында сыерлар көр, чиста күренә, Арысланда алар бераз ябыгырак. Малларны ныграк ашатырга кирәк. Чөнки ябык сыердан мул сөт алып булмый. Өч фермада да резервлар бар, булган азыкны баланслап, төрле катнашмалар белән баетып ашатырга кирәк. Болай эшләгәндә, нәтиҗә озак көттермәс. Шулай ук, өч фермада да ветеринария хезмәте күрсәтүне яхшыртырга кирәк, - диде район башлыгы нәтиҗә ясап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев