Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч волонтерлары игелекле эшләр башкара

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге волонтерлар белән очрашу оештырды. Волонтерлар чит кешеләргә ярдәмгә килергә әзер кешеләр алар, ирекле рәвештә булышучылар.

Әлеге очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева катнашты.
Наталья Анатольевна үз-үзеңне изоляцияләү чорында волонтерлар хезмәтенә иҗтыяҗның аеруча зур булуына тукталды.
– Без мондый катлаулы шартларда клиентлар белән очрашуларны мөмкин кадәр чикләдек. Дистанцион рәвештә булыштык, сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирдек. Күбрәк волонтерлар хезмәтенә таянабыз. Алар өлкән яшьтәге кешеләргә дә, ялгыз аналарга, иммунитеты какшаган, риск төркеменә керүче хроник авырулары булган кешеләргә дә ярдәм итәләр. Авыл җирлекләре буенча барлыгы 100 волонтер исәпләнә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләр, фельдшерлар, хат ташучылар, китапханәчеләр һәм башкалар бар. Өйдә социаль хезмәт алучыларның саны – 85. Социаль хезмәткәрләр аларга азык-төлек һәм дарулар китерә. Белгечләребез һәр көнне ведомствоара һәм ведомство исәбендә торучыларны контрольли, – диде Надежда Анатольевна. – Бүгенге көндә 4 гаилә ведомствоара, 56 гаилә ведомство исәбендә тора. 1 июньнән 3-7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дәүләт түләүләре бирелә башлады. Аларны беренче чиратта күп балалы гаиләләр алды. Бүгенге көндә түләүләрне алырга 424 гаиләдән гаризалар кабул ителде. Барлык гражданнарга вакытында субсидияләр һәм пособиеләр бирелде.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та ирекле булышчылар хәрәкәтенә йөрүчеләрнең игелекле гамәлләренә рәхмәтле. Бу шартларда волонтерларга ышанычның тагын да артуын белдерде.
– Мондый киеренке чорда безгә аеруча бердәм булырга кирәк. Пандемия вакытында фельдшерлар даруларны таратып өлгермәсә, бу эштә волонтерлар да ярдәмгә килсен иде. Район җитәкчелеге халыкка, күп балалы гаиләләргә зур ярдәм күрсәтә. Шушы араларда Бәли авылыннан Анисимовлар, Федоровское авылында янгыннан зыян күргән Мусиенколар гаиләләренә булыштык. Мусиенколарга районның оешма, учреждение хезмәткәрләре дә акчалата ярдәм итте, – диде Рәмис Рафисович. – Кызганычка каршы, йортлары иминиятләштерелмәгән булып чыкты. Югыйсә, шактый гына страховка акчасы да чыккан булыр иде. Өегезне страховкаламагансыз икән, эшне озакка сузмагыз.
Партия лидеры Рушания Лотфуллина волонтерларга шәхси саклану чаралары: маскалар, антисептиклар таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев