Кайбычның IT-чемпионнарнына mini ipad бүләк иттеләр
Халыкара балаларны яклау көнендә Казанның IT-паркында мәктәп укучылары арасында игълан ителгән IT-чемпионнарны бүләкләделәр.
Электрон хезмәтләрдән файдалану буенча игълан ителгән әлеге бәйгенең җиңүчеләре арасында Иске Тәрбит, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары Екатерина Козлова, Адилә Сайранова, Резедә Зиннәтуллина да бар. Аларга мини-айпатлар бүләк иттеләр. ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган бу тантанада мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Иске Тәрбит мәктәбенең информатика укытучысы Сергей Козлов та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев