Казанда март башыннан тугызынчы температура рекорды яңартылды
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
25 мартта «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +11,3 градуска кадәр күтәрелде.
ТР башкаласында язның беренче аеның 25 нче числосы өчен һава температурасының алдагы абсолют максимумы бер ел элек, 2025 елда, шул ук «Казан» метеостанциясендә һәм «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә теркәлгән булган. Алар +10,4 һәм +10,8 градус тәшкил итте.
13, 14, 15, 16, 17, 18 һәм 23 мартта да Казанда 2020, 2025, 2020, кабат 2020, 2015 елгы температура рекордлары яңартылды. Шуның белән бергә моңа кадәр, 10 мартта, 1908 елның температура антирекорды яңартылган иде.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев