Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Әкият»тә кунакта

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә Олы Кайбыч, Бәрлебашы, Чүти, Федоровское мәктәпләрендә белем алучы театр яратучы йөз бала класс җитәкчеләре белән берлектә биш автобуста Казан шәһәрендәге "Әкият" татар дәүләт курчак театрына барды.

Әле агымдагы елның 12 мартында гына файдалануга тапшырылган "Әкият" курчак театрының яңа бинасында укучылар Габдулла Тукайның балалар өчен язылган "Су анасы" спектаклен карады. "ЭКО" мәктәп­тән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина әйтеп узганча, соңыннан укучылар алдында театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров чыгыш ясаган. Ул балаларга театр тормышы, аңа нигез салучы Кайбыч районының Шуширмә авылыннан Фоат Таһиров иҗа­ты турында сөйләгән. Укучылар өчен әлеге сәяхәт му­ниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллинның матди ярдәме белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Әкият” курчак театры