Конкурс нәтиҗәләре
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль берәмлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
29 августта ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда ел саен уздырыла торган ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң нәтиҗәле идарә конкурсы җиңүчеләренә "Fiat Albea" автомобильләрен тапшыру тантанасы узды. Конкурста җиңүче дип табылган 100 муниципалитет башлыгы арасында Кайбыч муниципаль районының Мөрәле һәм Ябалак авыл җирлекләре башлыклары да бар. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев