Милли бәйрәмебез күтәренке рухта, күңелле үтте.
Анда авыл халкы гына түгел, күрше-тирә авыллардан килүчеләр һәм кайткан кунаклар да катнашты. Аларның барысын да башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, Сабантуйның матур үтүен теләде. Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Сафиуллин хәер-фатыйхасын биргәннән соң, хезмәт алдынгыларын, юбилярларны, 50-55 ел бергә гомер итүчеләрне, авыл җирлеге үсешенә өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр. Узган елгы Сабантуй белән быелгысы арасында Кошманда бер пар гаилә корган, сигез бала туган. Алар да бәйрәмгә чакырулы иде, сәхнәдә бүләк тапшырдылар. Җирлек башлыгы Лилия Сафина да авылдашларына матур теләкләрен җиткерде.
Быел Сабантуй флагын хезмәт алдынгылары Айрат Гыймранов һәм Нәфис Минһаҗев күтәрде.
Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар башланды. Бүләкләр дә күп иде. Бәйрәмне үткәрүгә үз өлешен керткән спонсорларга рәхмәт әйттеләр.
Мәйданда җыр-бию тынып тормады. Ерак араларны якын итеп, Төмән җиреннән килгән күренекле «Чимги-Тура» ансамбленең чыгышлары нур өстенә нур булды.
Әлеге исем Чимги-Тура тарихи шәһәре белән бәйле. Ул Алтын Урда чорында Төмән олысының, ә соңрак Себер ханлыгының башкаласы булган һәм бүгенге Төмән шәһәре урынында урнашкан. Татар мәдәнияте үзәгендә эшләп килүче ансамбль татар мәдәниятен, гармун уйнау традицияләрен саклау һәм популярлаштыруда мөһим роль уйный.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Шәрәфиев, җырчылар Рәзилә Шәрифуллина һәм Рөстәм Бикчәнтәев та яхшы кәеф бүләк итте.
Сабантуйның күркәм бизәге — милли көрәш. Көчле бил алышулардан соң, Кошманның быелгы абсолют батыры булып Олы Кайбычтан Раил Фәсхетдинов калды.
Кошманлылар һәм кайткан кунаклар да бәйрәмнән киләчәк көннәргә көч алып, киләсе Сабантуйларда кабат бергә җыелырга насыйп булсын, дип таралышты.
Нет комментариев