Күпләр кычытканны чүп үләне дип кенә уйлый, әмма ул — бакча өчен иң яхшы табигый ашлама.
Үзенең файдасы буенча ул хәтта тиресне дә алмаштыра ала.
Нинди файдасы бар?
Кычыткан составында үсемлекләр өчен кирәкле барлык элементлар җыелган:
* Микроэлементлар: калий, кальций, магний, кремний, тимер, бакыр, марганец, цинк.
* Витаминнар: А, В, Е, К төркеме.
* Органик кислоталар.
Нәтиҗәсе: Үсемлекләрнең иммунитеты ныгый, алар чирләргә һәм корткычларга бирешми башлый. Аксыл яшел, көчсез яфраклар куе яшел төскә керә. Агач җимешләре һәм помидорлар тизрәк өлгерә, татлырак була.
Төнәтмәне әзерләү тәртибе
1. Савыт сайлау: Пластик бочка яки савыт яхшырак (тимер савыт кулланырга ярамый, чөнки ул оксидлаша).
2. Кычытканны салу: Савытның 2/3 өлешенә кычыткан тутырыгыз. Күп кешенең хатасы — орлыклы кычыткан куллану, орлыкланмаганны гына алыгыз.
3. Су өстәү: Калган өлешенә җылы су салыгыз. Бочканы авызына кадәр тутырмагыз — әчи башлагач, сыеклык күтәреләчәк.
4. Әчетү: Савытны пленка белән каплап, 1,5–2 атна калдырыгыз. Көн саен болгатып алырга кирәк.
Ничек кулланырга?
Ашламаны айга бер тапкыр куллану җитә. Мәсәлән, бүген төпләренә сиптегез икән, ике атнадан яфракларына сиптерергә мөмкин.
* Төпләренә сибү өчен: 1 өлеш әчеткегә 10 өлеш су (1:10).
* Яфракларга сиптерү өчен: 1 өлеш әчеткегә 20 өлеш су (1:20).
Кычыткан ашламасы барлык үсемлекләргә дә ярамый. Түбәндәгеләрне бу ысул белән ашламагыз:
* Суган;
* Сарымсак;
* Борчак, фасоль һәм башка кузаклылар.
Калган барлык агачлар, чәчәкләр һәм яшелчәләр өчен бу — иң яхшы «витаминлы коктейль»!
Нет комментариев