Махсус операциядә һәлак булган хәрбинең кызы мошенникларга 6 млн сум күчергән
Хәбәрләр

Махсус операциядә һәлак булган хәрбинең кызы мошенникларга 6 млн сум күчергән

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 6 млн сум күчергән — бу акчаны ул әтисе СВОда һәлак булганнан соң алган.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы УБК бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.

«Һәлак булган СВО катнашучысының кызы мошенниклар курьерына 6 млн сум тапшырган, ә банкоматлар аша аларның счетларына тагын миллион сум күчергән», — дип сөйләде ул.

Бу хәл узган елның декабрендә булган, дип ачыклык кертте Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев