«Өмет» педагоглары “Күңелле стартлар” уен эстафетасы үткәрде
Наркотикларга каршы юнәлдерелгән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" марафоны кысаларында "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоглары Федоровскоедагы "Кояшлы" мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен "Күңелле стартлар" уен эстафетасы үткәрде.
Бу уеннарның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны ярдәмчел, киң күңеллелеккә өйрәтү, спорт һәм физкультурага мәхәббәт тәрбияләү. Патронажга алган, күпбалалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 16 бала төрле эстафета ярышларында көч сынашты, табышмакларга җаваплар эзләде, сәламәтлек һәм спорт турындагы мини-викторинада теләп катнашты. "Салават күпере" һәм "Казан" командалары арасында дуслык җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев