Мөрәледә Сабан туе гөрләде
Хәбәрләр

Мөрәледә Сабан туе гөрләде

Бәйрәм тантанасын авылның аксакалы Галим Гыйбадуллин Коръән сурәләре белән башлап җибәрде.

Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Макарова халыкка котлау, җылы теләкләрен җиткерде. Хезмәт алдынгыларына район башлыгының мактау кәгазьләрен, рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырдылар. Июнь аенда юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә бүләкләнде.

Мөрәле кияве Айгиз Галиев, җырчы Айнур Нуриев бәйрәмне күңелле итеп алып бардылар.

Мәйданда халык уеннары — чүлмәк вату, уенчыклар кисү, авыш колгага менү, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу, өч кеше бергә чаңгыда йөрү, катыктан акча эзләү, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, кул көрәштерү, гер күтәрү, агач кисү, әтәч тоту, милли көрәш кебек ярышлар үтте. Беренче чүлмәкне Лилия Нәҗиева ватты. 

Мөрәле Сабан туеның географиясе елдан-ел киңрәк колач ала бара. Анда тирә-күрше авыллардан, Апас, Яшел Үзән районнары авылларыннан да килүчеләр бар иде. Милли көрәштә авыл егетләре генә түгел, Кече Мәмедән дә бил алышучылар шактый иде.

Төрле уеннарда катнашучыларга бүләкләрне мулдан әзерләгәннәр. Ринат Зиннәтуллин спонсорларга да олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Бу хакта газетаның киләсе саныннан укый аласыз.


Нет комментариев