Чараның төп максаты — балаларга һәм әти-әниләргә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларның никадәр мөһим булуын искәртү иде.
Очрашу барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре дәресе үткәрелде. Балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлады һәм киемдәге яктылык кайтаручы элементларның машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне вакытында күрергә ярдәм итүен белде.
Мульт-дәрестә балалар белемнәрен «Юл сакчылары» дип исемләнгән мультфильм карап ныгытты.
Иҗади остаханәдә «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары сабыйлар өчен мастер-класс үткәрде. Өлкәнрәк апалары җитәкчелегендә балалар үз куллары белән матур эшләнмәләр ясады.
Әлеге чара файдалы бүләкләр бирү белән тәмамланды — һәр катнашучыга яктылык кайтаручы асылмалы бизәк тапшырылды. Хәзер кечкенә җәяүлеләрнең юлы тагын да яктырак һәм иминрәк булыр!
Нет комментариев