Озын гомерле булу. Кайбыч рецептлары
Хәбәрләр

Озын гомерле булу. Кайбыч рецептлары

Россиядә уртача гомер озынлыгы якынча 73 яшь тәшкил итә.

2030 елга ул 78 яшьтән дә ким булмаска тиеш, ә алга таба 80 яшь дәрәҗәсенә чыгарга кирәк. «Дәвамлы һәм актив тормыш» проекты шушы бурычны хәл итүгә юнәлдерелә. Авыл халкына аерым игътибар бирелә. Россия Президенты Владимир Путин алдагы елларга әнә шундый план билгеләде. Россиянең барлык төбәкләрендәге кебек, Татарстанның Кайбыч районында аны үтәргә керештеләр инде.

Сәламәтлек турында даими кайгыртабыз

Илебездә яшәүче өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән гаять зур бурычларны ничек тормышка ашырырга? Аеруча иксез-чиксез Россиянең авыл җирлекләрендә. ТР Ветераннарының (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы Кайбыч районында үткәргән түгәрәк өстәл артында узган очрашуда катнашучылар өлкәннәрнең күңел көрлеген һәм сәламәтлеген саклау буенча үзләренең тәкъдимнәре, киңәшләре һәм инде сыналган рецептлары белән уртаклашты.

Республиканың сигез районы вәкилләре катнашында узган утырыш сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм актив озын гомер принципларын үтәү нигезендә өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклауга багышланган иде. Түгәрәк өстәл башланыр алдыннан анда катнашучылар «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы эшчәнлеге белән танышты. Анда өлкән буын кешеләренә физкультура белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырылуын үз күзләре белән күрделәр. Җиңү паркына агачлар утырттылар. Кайбыч ягы, Олы Подберезьеда игенчелек һәм халык көнкүреше музейларын карадылар.

ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, утырышны ачып, Кайбыч районындагы ветераннар советы эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул районда ветераннарны һәрьяклап кайгыртулары, ярдәм итүләре, алар өчен барысын да эшләргә әзер булулары хакында сөйләде. Форумда катнашучылар соңрак үзләре бертавыштан билгеләп үткәнчә, озак яшәүнең төп сере шунда: өлкән яшьтәгеләр үзләрен кирәкле һәм хөрмәтле итеп хис итсеннәр, актив тормыш алып барсыннар. Алар фикеренчә, беркайчан да үз-үзеңә бикләнергә ярамый. Уңай энергияңне әйләнә-тирәдәгеләр, якыннарың һәм башка кадерле кешеләр файдасына юнәлдерергә кирәк. Кешеләр арасындагы актив тормыш моңа шактый ярдәм итә. Пенсиягә чыккач, кайбер кешеләрнең яңа талантлары барлыкка килә. Эшләп йөргән чакта тормыш ыгы-зыгысы белән сәләтләрен күрсәтергә җае чыкмаган булса, лаеклы ялга чыккач, алар бөтенләй башка яктан ачылып китә.

Ник барысын да киресенчә эшләргә кирәк?

Ульянково авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Нина Стерякова — актив яшәү рәвеше алып баручыларның берсе. Ул җирлек составындагы авылларда эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.

Без хәзер сәламәтлек беренче урында булган яшьтә. Саулыгыбызның нинди булуы күбесенчә үзебезгә бәйләнгән, — диде Нина Александровна. Менә син пенсиядә... Нәрсә үзгәрде? Эшкә бармагач, аралашу даирәсе кими, күбрәк өйдә утырырга туры килә. Физик активлык та кими төшә, яшәү күңелсез була башлый. Боларның барысы да картаю күренешен тизләтә. Нишләргә соң? Бу очракта барысын да киресенчә эшләргә тырышырга кирәк. Өйдә утырмаска, кешеләр белән аралашырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, кызыклы шөгыльләр эзләргә! Хәрәкәт ул — тормыш! Мәсәлән, безнең җирлектә җәяү йөрү бик популяр. Берәүләр парлап, икенчеләре күмәкләшеп йөри. Кайсылары көндез йөрергә яратса, кич белән чыгучылар да күп. Тиз-тиз, шул ук вакытта ашыкмыйча гына йөрүчеләр дә бар. Кыскасы, кемгә ничек уңайлы. Урман янәшәдә генә, гөмбә, җиләк җыябыз. Табигать кочагында ашыкмыйча гына йөреп кайту, ял итү — тынычлык һәм шатлык өчен сәбәп түгелмени? Өстәвенә, бу сәламәтлек өчен дә файдалы.

Һәр пенсионерның кулына — кроссворд

Әлбәттә, һәр кешегә көн саен актив хәрәкәт итәргә кирәк, — диде район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина. — Җәяүләп, велосипедта йөрү һәм бассейнда йөзү аеруча файдалы. Спортның бу төрләре өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү сыйфатын сизелерлек арттыра. Шул ук вакытта физик активлыкка акыл өстендә эшләүне дә өстәргә кирәк. Күп укырга, кроссвордлар чишәргә, музейларга йөрергә, кинога, театрларга барырга киңәш ителә. Сәламәт, хәрәкәтчән һәм актив булып калуның башка ысуллары да бар. Иң мөһиме — төшенкелеккә бирелмәү, яхшы кәеф белән йөрү.

Үзегезне ничә яшьтә итеп хис итәсез?

Сүз уңаеннан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы керткән яшь классификациясе белән танышу кызыклы. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, Казан медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты Марина Белоусова сөйләде. 

18-44 яшькә кадәр — яшьлек чоры, 45-59 яшь — урта яшьтәгеләр, 60-74 яшькә кадәргеләр өлкәннәр булып исәпләнә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары фикеренчә, картлык 75 яшьтән 90 яшькә кадәр дәвам итә. Ә аннан соңгы яшьтәгеләр озын гомерлеләр сафына керә.

Марина Владимировна билгеләп узганча, үзеңнең эчке яшеңә игътибар итәргә кирәк. Сез үзегезне ничә яшьтә итеп тоясыз? Бу психологик яшь дип атала, ягъни кичергән һәм көтелгән вакыйгаларның әһәмиятен чагыштырып караганда, субъектив тоемлау дип атала.

Без төрлечә картаябыз, — диде психотерапевт. Биологик картаю — яшь инволюциясе. Социаль картаю өлкән яшьтәгеләрнең үз-үзен тотышы һәм аерым социаль рольләрне ничек башкаруларына бәйле. Психологик картаю — кешенең бу процессны ничек күз алдына китерүенә бәйле.

Марина Белоусова хәтерне яхшырту өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының вакыт белән сыналган киңәшләрен үтәргә киңәш итә. Мәсәлән, кроссвордлар чишү һәм китаплар укудан тыш, фикерләүне үстерүче күнегүләр — викториналарда, интеллектуаль уеннарда катнашу файдалы. Фикерләүне, хәтерне яхшыртуга математик уеннар ярдәм итә.

Музыка тыңлау организмга бик яхшы тәэсир итә. Җырларны үзебез башкарсак, тагын да файдалырак. Музыка коралларында уйнау хәтерне яхшырта, катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә дә ярдәм итә. Хорда бергәләп җырлау да безгә уңай йогынты ясый.

Кайбычта узган файдалы сөйләшүгә йомгак ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк: өлкән буын вәкилләренең тормыш тәҗрибәсе һәм галимнәрнең киңәшләре тулысынча туры килә.

Алтмыш яшьтән өлкәнрәкләр өчен иң мөһиме — әйләнә-тирә дөнья белән актив элемтәдә тору һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яшәү. һәр көнне уянуга яңа көнгә ешрак рәхмәт әйтергә кирәк.

Владимир Дынник,
«Республика Татарстан» 
газетасы


Нет комментариев