Сез – табигать сакчылары
Россиядә сентябрьнең өченче якшәмбесендә һәр елны Урманчылар көне билгелеп үтелә.
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч урманчыларын, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
— Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре!
Ихлас күңелдән сезне район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Урман хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм! Урман — бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз. Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын барыбыз да аңлыйбыз. Аларны хәл итү өчен яңадан-яңа ысуллар таләп ителә. Урманчылар — мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче, югары квалификацияле белгечләр алар. Безнең барыбыз өчен дә урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел әле. Ул тормышыбызның, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә. Шушы бәйрәм көнендә районыбызның яшел байлыгына зур өлеш кертүегез һәм аның турында кайгыртуыгыз өчен, сезгә рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Тармак ветераннарына — әле дә хезмәт итүчеләргә һәм лаеклы ялда булучыларга аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең белемнәр һәм намуслы хезмәтегез аркасында урманчыларның гореф-гадәтләре саклана, бу исә урман хуҗалыгын уңышлы үстерүгә ярдәм итә.
Ихлас күңелдән урман тармагында эшләүче барлык хезмәтчәннәргә һөнәри уңышлар һәм хезмәтләренең күркәм куанычлар китерүен, нык­лы сәламәтлек, сабырлык, ныклык, тынычлык, игелек телим. Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ыша-нычлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев