Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан абитуриентлары өчен булачак профессияләрнең электрон навигаторы эшли башлады

Аның бурычы – тормышын фән белән бәйләргә теләгән абитуриентларга һәм барлык кызыксынган кешегә фәнни белгечлекләр турында мәгълүмат табарга ярдәм итү.

Фәнни белгечлекләр навигаторы Наука. рф — «Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы» сайтында эшли башлады. Навигаторда фәнни юнәлешләр һәм бөтен Россия буенча 500гә якын югары уку йортындагы бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программаларында тәкъдим ителгән белгечлекләр турында белешмә тупланган. Булачак студентлар кирәкле юнәлешне, төбәк һәм белгечлекне сайлап, аңа кайда укытылуын белә ала.

«Заманча юнәлешләр һәм фән өлкәсендә уңышлы карьера төзү мөмкинлекләре турында тагын да күбрәк абитуриентлар белсен өчен, әлеге навигаторда белемнең төрле өлкәләрендәге белгечлекләр турында иң актуаль мәгълүматлар, һәм шулай ук Россиянең иң яхшы университетлары исемлеге бар», — ди «Илкүләм өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры София Малявина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев