Татарстанда авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне арттырырга җыеналар.
Бу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектыннан билгеле булды. Проект коррупциягә каршы экспертиза уза.
Проект нигезендә, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласын тапкач бирелә торган түләүне 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.
Моннан тыш, 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы баласын тапкач бирелә торган түләүне 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр арттыру планлаштырыла.
Түләүләрне алу шартлары үзгәрешсез кала: хатын-кыз түләү алу өчен мөрәҗәгать иткәндә Татарстандагы авыл җирлегендә яки шәһәр тибындагы бистәдә кимендә өч ел даими нигездә яшәргә тиеш.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев